Татар милли орнаменты, декоратив-кулланма сәнгатьнең төп чарасы буларак, татар халыкының мәдәниятенең һәм сәнгатенең формалашу һәм үсешенең катлаулы тарихын чагылдыра. 16 ноябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елына багышланган «Татар милли орнаменты» исемле брошка һәм фигуралар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Катнашучыларга татар халкы арасында нинди орнаментлар һәм үрнәкләр популяр булганын сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Кызлар залны бизәр өчен фетр һәм фоамираннан брошкалар н һәм зур орнаментларын бик теләп ясадылар.