Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр: "Безнең флаг бик матур - ак, зәңгәр, кызыл!». Катнашучыларның һәркайсы, төсле акбур белән коралланып, тырышып-тырышып үз уйларын асфальтка күчерде. Флагның символик сурәтләр белән үрелеп барган кызыл, зәңгәр һәм ак полосалары соры бетон өслекне ачык төсләр белән бизәде. Шулай итеп, бу чара конкурс кына түгел, ә чын сәнгать, бердәмлек һәм үз илеңә мәхәббәт бәйрәменә әверелде.
Саба районы мәдәният бүлеге оештырган Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Саба районы иҗат гаиләләре» район конкурсы узды. Конкурсның максаты: рухи кыйммәтләрне һәм гаилә традицияләрен формалаштыру. Коллектив гаилә иҗаты аша гаиләне берләштерү. Конкурсны Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бишек җыры»вокаль-театральләштерелгән постановкасы белән ачтылар. Конкурста Саба районының гаилә коллективлары катнашты. Алан-Елга авылыннан Таҗиевлар гаиләсе «Борлегэн» татар халык җырына вокаль-инструменталь композиция тәкъдим итте, гаилә башлыгы Рөстәм һәм аның әтисе гармунда уйнадылар, хатыны һәм кызы җырны тавышлы уен коралларында уйнап башкардылар, улы Язнур да читтә калмады, кашыкларда уйнады. Шекше авылыннан Гатиятовлар гаиләсе вокал номинациясендә чыгыш ясады, әтисе Руслан, аның кызы Зәйнәп һәм улы Раян гитарада җырладылар. Конкурс ахырында Саба районы мәдәният бүлеге башлыгы Р. Ф. Заһидуллин гаиләләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырып, котлау сүзе белән чыгыш ясады
Казан шәһәре мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәтчелек проекты чаралары старт алды. 2024 елда ул Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уза. Аның беренче чарасы июль аенда булды. Чарада Казан халкы һәм шәһәр кунаклары татарларның, русларның, чуашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның һәм башкортларның традицион туйлары белән таныша алды.Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан фольклор коллективлар үз халкының туйлары белән бәйле интерактив программалар тәкъдим итте. Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк", Явлаштау мәдәният йортының "Канәфер" фольклор коллективлары, Килдебәк мәдәният йорты мөдире, Сәрдә авыл клубы һәм китапханәчеләр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре әйдәп баручы методист Г.Садриева җитәкчелегендә татар туйларының барлык этапларын тәкъдим иттеләр, "Кияү йортында киленне каршылау" һәм башка йолаларын сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Татарча чигү һәм йорт токмачы кисү буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Шекше мәдәният йортында "Гаилә агачы" дип исемләнгән иҗат кичәсе оештырылды. Анда актив балалар катнашты. Алар агач эшләнмәләр һәм акрил буяулар ярдәмендә үз куллары белән матурлык тудырды.
Гаилә елында бөтен ил буенча гаилә традицияләренә багышланган һәм гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән массакүләм чаралар үткәрелә. Шекше авыл мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә «Гаилә – иң зур байлык» дип исемләнгән акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Барлык теләүче балалар һәм аларның ата-аналары чакырылды. Алар үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр, тарихлары хакында сәнгати яктан килеп, иҗади осталыкларын кулланып сөйләделәр.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 79 ел үтсә дә, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын хәтерендә әле бүгенгедәй саклана ул. Шекше авылында яшәүче Гөлзәйнәп Газизова, Зәйтүнә Вәлиева, Йөзлебикә Хәйртдинова шул чор балалары, әтиләрен югалту ачысын татыган, тол калган әниләре кул астында эшкә, тормыш көтәргә өйрәнгән алар. Бүген инде сугыш чоры балалары ветераннарга алмашка калган буын, Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә аларга аерым ихтирам күрсәтү максатыннан, Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, клуб берләшмәләренә йөрүче балалар белән сугыш чоры балалары янында булып музыкаль программа күрсәтте һәм бүләкләр тапшырды.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә Шекше авыл җирлегендә яшәүче биш тыл ветераннарын хөрмәтләү чарасы узды. Район хакимияте вәкиле, авыл җирлеге башлыгы һәм Шекше мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре сугыш чорын кичкән авылдашларга Татарстан Республикасы рәисе Р.Н.Миннеханов һәм Саба район башлыгы Р.Н. Миннехановның тәбрикләү открыткаларын, бүләк тартмаларын һәм "Саба таңнары" газетасына яртыеллыка язылу турында квитанцияләр тапшырды.
Бүген "Яңа стильдәге футболка" буяу буенча мастер-класс узды. Заманча кием бизәлеше кабат модага әйләнә! Тукыманы төреп, яисә борып буяу техникасы Япониядә барлыкка килгән, аннары ул хиппилар ярдәмендә популярлашкан һәм бүген кабат яшьләр арасында урын алды. Яңа стильдә эшләү авыр түгел, мастер-класста катнашучылар барлык кирәкле күрсәтмәләрне үтәп, үзләре теләгән бизәкне махсус буяулар ярдәмендә футболкага төшерделәр. “Тай-дай” техникасында эшләүне аеруча егетләр ошатты.
2 февраль көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен илнең төрле төбәкләрендә яшәүче активистлар оештырган "Солдатка аш" бөтенроссия акциясенә кушылды. Якын-тирәдәге авылларда яшәүче волонтерлар фикердәшләр таптылар һәм уртак тырышлык белән җыйган акчалата һәм азык-төлек ярдәме белән кирәкле продуктлар сатып алдылар. Коры шулпалар һәм борщлар әзерләү технологиясен гыйнвар аеннан Шекше һәм Алан - Елга авылларында яшәүче хатын-кызлар үзләштерде, алар шулпалар өчен ит һәм яшелчәләр кайнаталар, ваклыйлар һәм аларны ир-ат волонтерлар куллары белән ясалган махсус машиналарда киптерәләр. Шуннан соң продуктларны порцияләргә бүләләр, пакетларга төяп куялар. Тәмле һәм туклыклы бер тәлинкә аш булдыру өчен кипкән яшелчәләр өстенә бары тик кайнар су өстәргә генә кала.
27 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йорты, китапханә һәм техник персонал хезмәткәрләре махсус хәрби операөиядә катнашучы Россия хәрбиләре өчен «Өй токмачы» кисү буенча хәйрия акциясе оештырды. Чарада катнашучылар камыр ризыклары әзерләүгә үз өлешләрен керттеләр. Күпчелек гаиләләрдә мобилизацияләнгән яки волонтер булып киткән ирләр бар. Азык-төлек контейнерларга тутырылачак һәм сугышчыларга җибәреләчәк. Кулларыбыз һәм йөрәкләребезнең җылысы хәрбиләргә барып җитәр дип өметләнәбез. Хәзер безгә, беркайчан да булмаганча, егетләребезнең нык һәм ышанычлы тыллары бар, аларны кайда яраталар һәм көтәләр икәнен белүе мөһим. Барыбызга да сәламәтлек телибез һәм тизрәк исән-сау өйгә кайтырга телибез.