7 декабрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Батырлар даны белән горурланабыз»дигән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара барышында оештыручылар катнашучыларны кыскача тарихи вакыйгалар белән таныштырдылар, кыю гамәлләр кылып герой булган кешеләр хакында тормыштан мисаллар китерделәр. Яшүсмерләр якташларыбыз - Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройлары турында мәгълүмат тыңладылар, киләчәк буын азатлыгы өчен чын-чынлап көрәшкән бабаларыбызның батырлыкларын белү һәм истә тотуның ни өчен шулай мөһим икәнен белделәр. СВО зонасында илне саклаучы бүгенге көн геройлары белән дә таныштылар.