Шекше мәдәният йортында һәм китапханәдә балалар белән "Ватан нәрсәдән башлана?" дигән тематик әңгәмә оештырылды. Ватан - «җир», «тормыш»кебек гадәти сүз. Ватан-төшенчә генә түгел, ул хис тә. Туган иле булу кешедә хөрмәт, мәхәббәт, горурлык хисе уята. Бу ата-ана, йорт, син яшәгән урын, район, республика, ил. Балалар туган ил төшенчәсе, авыл тарихы, үзләренең кече ватаннары, урамнары һәм кешеләрнең язмышлары белән таныштылар. Ватанны ярату өчен тарихны, телне, фольклорны, мәдәниятне, авылның һәм районның чәчәк атуы өчен күп эшләр башкарган якташларыбызны белергә кирәк дигән нәтиҗә ясалды.