Өлкән буын -ул безнең әби- бабаларыбыз, әти- әниләребез. 1 октябрь бәйрәме өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында , китапханәче белән берлектә «Көзләрнең дә була үз яме" дип исемләнгән ял кичәсе оештырылды. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Р.З. Сафаргалиев , авылыбызның имамы Мансур мулла өлкәннәргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр."Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларда, үзләренең әби- балаларына матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Бәйрәмебезне тагында бизәүчеләр, махсус кунакларыбыз, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче- Габделхаков Газинур абый җитәкчелегендәге " Нәүрүз" халык фольклор коллективы чыгышы булды. Аларның моңлы җырларына, өлкәннәребез үзләре дә кушылып жырлардылар.Кичәдә катнашучылар
бер-берсенә матур теләкләр теләделәр, яшьлек елларын искә алдылар. Чәй табыны артында узган әлеге җылы очрашу һәркемнең кәефен күтәрде, яшәү көчен арттырды. Кичә ахырында, авылыбызның хөрмәтле ветеран укытучысы Гаффарова Мөнәвәрә апа, бәйрәмдә катнашкан һәркемгә үзенең изге теләкләрен җиткерде.Бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәткән "Нырты» авыл хуҗалыгы җәмгыятенә өлкәннәребез исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Көз-елның иң гаҗәеп вакыты. Безне чолгап алган төсләрнең төрлелеге буенча аның белән бүтән бернәрсә дә чагыштырырлык түгел. Ләкин, шул ук вакытта, бу алдан әйтеп булмый торган вакыт: әле һава якты кояш белән шаяра, әле кинәт болытлар ябырыла, яңгыр ката. Көзен кәеф үзгәрә. Еш кына нәкъ менә көз көне кешеләр меланхолиягә бирелә, моңсулана. Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Ак калфак» клубы әгъзалары чара кәеф темасына багышланды. Чарада катнашучыларга фикер алышырга тәкъдим ителде " ә кәеф нигә бәйле соң?». Ачыкланганча, күп факторлардан: һава торышыннан да, кәефтән дә, дөньядагы вәзгыятьтән дә һәм тагын бик күп нәрсәләрдән дә. Чара вакытында алар кәефкә әйләнә-тирәдәге төс йогынты ясавын белделәр. Моннан тыш, кешегә ошаган төс аның турында күп нәрсә сөйли ала. Җыелганнар викториналарда, уеннарда һәм игътибар, мантыйк һәм аңлау конкурсларында рәхәтләнеп катнаштылар.
26 сентябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Олы Нырты «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Көзге патшалыкка сәяхәт»үткәрделәр.
«Сәяхәт " күрсәткәнчә, балалар - елның иң матур, алдан әйтеп булмый торган һәм юмарт чоры – көзнең чын сөючеләре. Алар һәр көз аеның үзенчәлекләрен һәм билгеләрен рәхәтләнеп искә алдылар, көзге серләрне белүдә ярыштылар. Балалар "Уйла"дигән шаярту викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «кайнар кабак», «урып-җыю»уеннарында катнаштылар. Шуннан соң балалар китап күргәзмәсе материаллары белән таныштылар. Ахырда балалар рәсемнәрне көзге яфракларны буядылар. Чара күңелле дустанә атмосферада узды.
18 сентябрьдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Кабак бәйрәме- 2025» иҗади фестивале гөрләде.
Саба үзәгендә буеннан-буена кабактан күргәзмәләр тезелеп киткән. «Бәйрәм исе» әллә каян сизелеп тора иде. Кабак бәлеше, кабак согы, кабак бөккәне һәм кабактан ясалган төрле әйберләр.
Әлеге бәйгедә, Нырты авыл җирлегенә кергән Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи , Урта Нырты авыл клублары берлектә чыгыш ясадылар.Мәдәният хезмәткәрләре халыкка "Кич утыру" йоласын тәкъдим иттеләр.Кызлар җырлап канат сызырса, эбиләр дисбе тартып илләр -җирләргә тынычлык теләде. Кабактан әзерләнгән тәмледән- тәмле ризыклар, соклар, вареньелар, матур композицияләр һәм көзге фотозона һәркемнең күңеленә хуш килде. Без " Иң матур композиция" номинациясендә 3 урынны алып акчалата призга лаек булдык.Шулай ук, агитбригадалар чыгышында кабак турында такмаклар җырлап акчалата приз алдык. Безнең хезмәтебезне бәяләгән мәдәният йорты җитәкчелегенә һәм жюри әгъзаларына рәхмәтләребезне җиткерәбез.Әлеге матур бәйрәм безнең күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды.
Бердәм тавыш бирү көнендә ,14 сентябрь көнне Олы Нырта авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре бергәләп "Бөтен гаилә белән сайлауларга"дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Бу концерт үзеңне үз илеңә мәхәббәт белән берләшкән зур һәм тату гаилә өлеше итеп тою мөмкинлеге булды. Безнең республика тарихы-бөек җиңүләрнең, каһарманлыкның, батырлыкның, ныклыкның һәм Ватанга тугрылыкның ачык дәлиле. Яшь артистлар башкаруында Ватан, Туган як, мәхәббәт һәм дуслык, тынычлык һәм бәхет турында җырлар яңгырады. Концерт программасы кунакларга уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Көз — елның тылсымлы вакыты, ул вакытта табигать үзенең киемен үзгәртә, әйләнә-тирә мохитне төрле җылы төсмерләргә бизи.. Көз башында табигать элеккечә җәй кисәкчекләрен саклый: нәфис кояш үзенең җылы балкышын бирә, ә салкынлык әле бушлыкны тулысынча тутырмаган. Балаларда табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, иҗади сәләтләрне, фантазияне үстерү максатында 7 сентябрь көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты мөдире "Алтын көз "рәсем конкурсы үткәрде. Көз-иҗат өчен иң кулай вакыт. Аның матурлыгы беркемне дә битараф калдырмый. Балалар елның матур фасылына үз мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тырыштылар. Алар үзләренең рәсемнәрендә ел фасылының бөтен матурлыгын: көзге агачларны, яфракларның коелуын, болытларны, яңгыр, кояш, гөмбәчекләрне һәм табигатьтәге башка искиткеч үзгәрешләрне сурәтләгәннәр.
Ел саен 1 сентябрьдә гаҗәеп һәм дулкынландыргыч көн якынлаша, хәтта көз дә тантанада гаепле булган барлык кешеләргә – белем көненә лаек булган остазларга, педагогларга юмарт елмаеп, чын күңелдән буяуларын бүләк итә.
Безнең һәрберебезнең остаз укытучысы бар иде, алар безгә тормышта кирәкле шәхси сыйфатларны формалаштырырга ярдәм итте. Без кешеләрнең бу хакта искә алуларын һәм укытучыларга рәхмәт белдерүләрен телибез. Безнең авылда мәктәп булмаса да, яраткан укытучыларыбызны котлау мөмкинлеге бар.
1 сентябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар белән бергә, гомер буе укытучы булып эшләгән, балаларга белем биргән ветеран укытучыларының өйләрендә булдылар. Балалар укытучыларны бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.Безнең киләчәгебезгә күп нәрсә салган кешеләр турында истә тоту бик мөһим.
Татарстан Республикасы көне-барлык халыкның тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итә алырлык тыныч хезмәткә өмет бәйрәме. 28 августта Чабья-Чурчы авылында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә, Язлы Арташ, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә «Татарстан-туган җирем»концерты булды. Тамашачыларга җырлар, биюләр, шигырьләр тәкъдим ителде. Концерт программасы күбрәк иске һәм яхшы дусларның дусларча очрашуын хәтерләтте .Авыл халкы концерттан бик канәгать калды һәм алкышлар белән әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде
“Татрстанда җәй “проеты дәвам итә. Шушы уңайдан һәм Республикабыз Татарстаннның туган көненә багышлап, 27 август көнне Урта Нырты авыл клубы каршында, урам концерты куелды Әлеге бәйрәм чарасын Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе , Язлы Арташ , Чәбя Чүрчи авыл клублары берлектә оештырды.Үзэшчән артистларның матур җырлары , дәртле биюләре халыкка тәкдим ителде. Җыелган халык матур җырларга кушылып биеде, күңел ачты. Бәйрәмгә кайткан кунаклар һәм авыл халкы бик канәгать калды.
Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан – минем Республикам» рәсем конкурсын 24 августта Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белгечләре оештырды.
Чараның максаты-балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт, аның бай тарихы өчен горурлык хисе, Татарстан Республикасының төрле халыкларына карата толерантлык, туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеген аңлау.
Чара барышында викторина үткәрелде, балалар туган якның тарихы, байлыклары, Татарстан Республикасы символикасы һәм Гимны белән таныштылар. Халык бәйрәмнәре, танылган галимнәр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре турында интерактив әңгәмә үткәрелде.
Чара тәмамланганнан соң рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең рәсемнәрендә республиканың бөтен матурлыгын, күпкырлылыгын, бөеклеген чагылдырдылар.