“Кабак бәйрәме- 2025”

2025 елның 19 сентябре, җомга

18 сентябрьдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Кабак бәйрәме- 2025» иҗади фестивале гөрләде.

Саба үзәгендә буеннан-буена кабактан күргәзмәләр тезелеп киткән. «Бәйрәм исе» әллә каян сизелеп тора иде. Кабак бәлеше, кабак согы, кабак бөккәне һәм кабактан ясалган төрле әйберләр.

Әлеге бәйгедә, Нырты авыл җирлегенә кергән Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи , Урта Нырты авыл клублары берлектә чыгыш ясадылар.Мәдәният хезмәткәрләре халыкка "Кич утыру" йоласын тәкъдим иттеләр.Кызлар җырлап канат сызырса, эбиләр дисбе тартып  илләр -җирләргә тынычлык теләде. Кабактан әзерләнгән тәмледән- тәмле ризыклар,  соклар, вареньелар, матур композицияләр һәм көзге фотозона  һәркемнең күңеленә хуш килде. Без " Иң матур композиция" номинациясендә 3 урынны алып акчалата призга лаек булдык.Шулай ук, агитбригадалар чыгышында кабак турында такмаклар җырлап акчалата приз алдык. Безнең хезмәтебезне бәяләгән мәдәният йорты җитәкчелегенә һәм жюри әгъзаларына рәхмәтләребезне җиткерәбез.Әлеге матур бәйрәм безнең күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International