Өлкән буын -ул безнең әби- бабаларыбыз, әти- әниләребез. 1 октябрь бәйрәме өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында , китапханәче белән берлектә «Көзләрнең дә була үз яме" дип исемләнгән ял кичәсе оештырылды. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Р.З. Сафаргалиев , авылыбызның имамы Мансур мулла өлкәннәргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр."Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларда, үзләренең әби- балаларына матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Бәйрәмебезне тагында бизәүчеләр, махсус кунакларыбыз, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче- Габделхаков Газинур абый җитәкчелегендәге " Нәүрүз" халык фольклор коллективы чыгышы булды. Аларның моңлы җырларына, өлкәннәребез үзләре дә кушылып жырлардылар.Кичәдә катнашучылар
бер-берсенә матур теләкләр теләделәр, яшьлек елларын искә алдылар. Чәй табыны артында узган әлеге җылы очрашу һәркемнең кәефен күтәрде, яшәү көчен арттырды. Кичә ахырында, авылыбызның хөрмәтле ветеран укытучысы Гаффарова Мөнәвәрә апа, бәйрәмдә катнашкан һәркемгә үзенең изге теләкләрен җиткерде.Бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәткән "Нырты» авыл хуҗалыгы җәмгыятенә өлкәннәребез исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез.