ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

16 сентябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында эшлэп килүче Инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең директор урынбасары Латыйпова Гөлназ Марс кызы, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вәлиева Гүзәл Фоат кызы,"Түгәрәк уен" журналы редакторы Исмагилова Расиха Габделбәр кызы җитәкчелегендә "Киез итек басу һөнәре" турында репортаж төшерелде. Итекне Таҗетдинов Алмаз абый басып күрсәтте. Яшь буын вәкилләре -Хадиев Нурбәк, Нигмәтҗанов Муса Алмаз абыйның һәр хәрәкәтен зур кызыксыну белән карап-күзәтеп торып үзләренә тәҗрибә тупладылар. Ресурс үзәге хезмәткәрләре киез итекне басу технологиясе, йон түшәү алымнары белән кызыксындылар. Х.Нурбәк белән Н.Муса килгэн кунакларга үзләренең талантларын күрсәттелэр,аларнын татар халык көйләренә тезмә уйнаганнарын һәм "Наз" фольклор ансамбленең "Кич утырганда йон эшкәртү өмәсе" чыгышын төшереп алдылар. Шулай ук мәдәният йортында урнашкан музей почмагындагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, һөнәрчелеккә багышланган күргәзмә материаллар белән таныштылар. "Наз" ансамбленә йөрүчеләрдән авылыбыздагы һөнәрчелек, гореф-гадәтләр турында интервью алдылар.

 

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

22
сентябрь, 2026 ел
сишәмбе

18 сентябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Байлар Сабасының үзәк мәйданында "Кабак бәйрәме - 2026" район иҗат фестивалендә катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән кабак, яшелчә һәм күп төрле чәчәкләрдән бик матур композиция ясалды. Шунда ук кабактан әзерләнгән су һәм ашамлыклар күргәзмәсе дә бар иде.

Безнең эшебез "Кабактан иң матур композиция"номинациясендә икенче призлы урын белән бәяләнде.

 

 

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

22
август, 2026 ел
шимбә

22 августта "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ачык һавада үзешчән артистларның "Моң агыла туган ягымнан"исемле концертын оештырдылар. Иске Мичән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе И.Һадиев сыйфатлы музыкаль бизәлешне тәэмин итте, ә ахырда тамашачыларны үзенең чыгышы белән сөендерде.

Концерт программасы бик бай иде. Бөтен кешегә таныш халык җырлары, ретро җырлар да, яңа җырлар да яңгырады.

Зарипова Г. һәм Миннебаева З. башкаруындагы биюләр беркемне дә битараф калдырмады.

Иң актив тамашачылар төрле уеннарда катнашып, призлар алдылар. Авыл халкы һәр чыгышны җылы кабул итте , артистларга кушылып җырлады, ә чара ахырында яхшы кәеф, аралашу мөмкинлеге һәм үзешчән иҗаттан ләззәт алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Бу җәйге кичтә хөкем сөргән җылы һәм ихлас хисләр тамашачыларның да, чыгыш ясаучыларның да йөрәкләрен озак җылытып торачак.

 

 

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

15
август, 2026 ел
шимбә

 

15 август көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Уйна һәм җиң» дип исемләнгән өстәл уеннары кичәсе булып узды. Шахмат һәм шашка-аралашу өчен менә дигән сәбәп, үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Бу шатлык китерә торган уен гына түгел, ә үз-үзеңне тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы да. Бу өстәл уеннары фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади күзаллауны, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә.

Мондый турнирларда катнашып, балалар акрынлап үз нәтиҗәләрен яхшырталар һәм беренче урыннарга якынлашалар. Чара тәмамлангач, барлык катнашучыларга да татлы призлар тапшырылды.

 

 

 

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

14
август, 2026 ел
җомга

«Кич утыру» — бу гади генә күңел ачу чарасы гына түгел, ә татар мәдәниятенең мөһим бер өлеше. Борынгы заманнардан ук мондый очрашуларда халык уеннары уйнаганнар, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, җырлаганнар һәм биегәннәр.

13 августта, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор йолаларны һәм гореф-гадәтләрне үсеп килүче буынга өйрәтү максатыннан Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл халкы өчен «Кич утыру» фольклор кичәсе оештырдылар. Чара халкыбызның милли гореф-гадәтләре һәм йолалары, шулай ук кич утыруларның иң яраткан өлеше — халык җырларын башкару турындагы сөйләшү белән башланып китте. Аннары балалар белән «Гөлбану», «Зәлидә» уеннары уйналды. Чарада катнашучылар зур теләк белән татар халык җырларын башкардылар, күңел ачтылар, яшьлек елларын искә алдылар, биеделәр.

Аннары «Йөзек салыш», «Мәкаль әйтеш», «Наза», «5 пар», «Гөлбану», «Зәлидә» кебек милли уеннар уйналды. Кичәдә катнашучылар халык көйләре һәм җырлары гына кешегә шундый зур позитив хисләр бүләк итә алуына инандылар. Бу чара гореф-гадәтләрнең кешеләрне берләштереп, шатлык һәм үзара аңлашу мохите тудыра алуына ачык мисал булды.

 

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

19
июль, 2026 ел
якшәмбе

«Кич утыру» —  гади  күңел ачу чарасы гына түгел, ә татар мәдәниятенең мөһим бер өлеше. Борынгы заманнардан ук мондый очрашуларда халык уеннары уйнаганнар, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, җырлаганнар һәм биегәннәр.

18 июльдә, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан, Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл халкы өчен «Кич утыру» фольклор кичәсе оештырдылар. Чара халкыбызның милли гореф-гадәтләре һәм йолалары, шулай ук кич утыруларның иң яраткан ө
леше — халык җырларын башкару турындагы сөйләшү белән башланып китте. Борынгы заманнарда ук кешеләр җырдан аерылмаганнар: кайгыда да, шатлыкта да, эштә дә, ял иткәндә дә төрле җырлар башкарганнар, шуннан күңелләр ачылып киткән. Чарада катнашучылар зур теләк белән татар халык җырларын башкардылар, күңел ачтылар, яшьлек елларын искә алдылар, биеделәр.

Аннары «Йөзек салыш», «Мәкаль әйтеш», «Наза», «Капкалы», «Гөлбану», «Зәлидә» кебек милли уеннар уйналды. Кичәдә катнашучылар халык көйләре һәм җырлары гына кешегә шундый зур позитив хисләр бүләк итә алуына инандылар. Бу чара гореф-гадәтләрнең кешеләрне берләштереп, шатлык һәм үзара аңлашу мохите тудыра алуына ачык мисал булды.

 

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

9
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, ата-бабалар тәҗрибәсен һәм тәрбиясен саклаучы, аларны киләчәк буыннарга тапшыручы, буыннарны бәйләүче. Бу бәйрәм уңаеннан Яңа Мичән авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәре һәм "Ак калфак" клубы әгъзалары белән берлектә "Барысы да мәхәббәттән башлана" дигән бәйрәм чарасы үткәрде. "Гаилә - җылы учак" китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр, гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. "Ромашка" уены оештырылды, анда катнашучылар бу бәйрәмнең символы, мәхәббәт, дуслык һәм гаилә темасы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Чара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында шигырьләр уку белән үрелеп барды. Ахырда чәй эчү булды, катнашучылар гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар һәм төрле темаларга сөйләштеләр. Чарада катнашучылар уртак фикергә килделәр: һәр гаиләдә мәхәббәт, татулык һәм аңлашу хөкем сөрсен! Бер-берегезне кадерләгез, һәм гаилә кыйммәтләрегезне саклагыз.

p { color: #000000; line-height: 100%; text-align: justify; orphans: 0; widows: 0; margin-bottom: 0cm; direction: ltr; background: transparent }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.cjk { font-family: "Source Han Sans CN Regular"; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.ctl { font-family: "Lohit Devanagari"; font-size: 12pt; so-language: ru-RU }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

14
июнь, 2026 ел
якшәмбе

12 июньдә, бөтен ил Россия көнен бәйрәм итә - бу Россия халкының бердәмлеген һәм бәйсезлеген символлаштыручы мөһим дәүләт бәйрәме. Бу истәлекле көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дәүләт символикасын таратуга юнәлдерелгән "Россия триколоры" дип исемләнгән урам акциясе оештырдылар. Бу көнне “Россия көненә милли кием ки” бөтенроссия акциясе дә узды, һәм без анда горурланып катнаштык! Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләренең үзенчәлеген, традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыкларга, традицион костюмнарда бәйрәм көнендә үзенчәлекле атмосфера тудыруга юнәтелгән иде.. Акция кысаларында чараны оештыручылар милли киемнәрдән авылдашларына триколорлы флаглар тапшырдылар һәм аның тарихы, әһәмияте турында сөйләделәр. Акция җирле халыктан җанлы кайтаваз уятты, һәм мондый әһәмиятле вакыйгада катнашу мөмкинлеге өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Мондый чаралар кешеләргә милли горурлык хисен тоярга ярдәм итә.

p { color: #000000; line-height: 100%; text-align: justify; orphans: 0; widows: 0; margin-bottom: 0cm; direction: ltr; background: transparent }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.cjk { font-family: "Source Han Sans CN Regular"; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.ctl { font-family: "Lohit Devanagari"; font-size: 12pt; so-language: ru-RU }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

9
май, 2026 ел
шимбә

8 май көнне Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре обелиск янында тантаналы митинг оештырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады һәм кунакларны истәлекле көн белән котлады, бу көннең мөһимлеге турында сөйләде һәм баш өстендә тыныч күк йөзе теләде. Аннары ООО "Саба" "Мичан" бригадасы вәкиле Азат Нурахмәт улы, район админстрациясе вәкиле Марат Микаил улы һәм хезмәт ветераны Ибраһимова Сөембикә апа чыгыш ясадылар.

Мәктәп укучылары катнашучыларны шигырьләре һәм җырлары белән котладылар.

Җиңү өчен гомерләрен биргәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, обелиск янына веноклар һәм чәчәкләр салынды.

Солдатларыбыз, әби-бабаларыбыз кылган батырлыкны без беркайчан да онытмаячакбыз. Рәхмәт Сезгә!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

3
май, 2026 ел
якшәмбе

1 май көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә авылдашлары өчен «Йомырка бәйрәме» үткәрделәр. Бәйрәм үзенең тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Гадәттә аны язгы кыр эшләреннән соң оештырганнар. Балалар йомырка җыйганнар, ә соңыннан берничэсен яхшы уңыш алу өчен җиргә күмгэннәр. Мәдәният хезмәткәрләре авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, тынычлык һәм имин күк йөзе теләделәр. Олылар балаларга татлы ризыклар һәм буялган йомырка тараттылар. Бу бәйрәм авылдашларны берләштерә, бәйрәм рухы бирә, күңел күтәрә. Шуңа күрә аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International