«Кич утыру» — бу гади генә күңел ачу чарасы гына түгел, ә татар мәдәниятенең мөһим бер өлеше. Борынгы заманнардан ук мондый очрашуларда халык уеннары уйнаганнар, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, җырлаганнар һәм биегәннәр.
13 августта, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор йолаларны һәм гореф-гадәтләрне үсеп килүче буынга өйрәтү максатыннан Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл халкы өчен «Кич утыру» фольклор кичәсе оештырдылар. Чара халкыбызның милли гореф-гадәтләре һәм йолалары, шулай ук кич утыруларның иң яраткан өлеше — халык җырларын башкару турындагы сөйләшү белән башланып китте. Аннары балалар белән «Гөлбану», «Зәлидә» уеннары уйналды. Чарада катнашучылар зур теләк белән татар халык җырларын башкардылар, күңел ачтылар, яшьлек елларын искә алдылар, биеделәр.
Аннары «Йөзек салыш», «Мәкаль әйтеш», «Наза», «5 пар», «Гөлбану», «Зәлидә» кебек милли уеннар уйналды. Кичәдә катнашучылар халык көйләре һәм җырлары гына кешегә шундый зур позитив хисләр бүләк итә алуына инандылар. Бу чара гореф-гадәтләрнең кешеләрне берләштереп, шатлык һәм үзара аңлашу мохите тудыра алуына ачык мисал булды.