"Моң агыла туган ягымнан"

2026 елның 22 августы, шимбә

22 августта "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ачык һавада үзешчән артистларның "Моң агыла туган ягымнан"исемле концертын оештырдылар. Иске Мичән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе И.Һадиев сыйфатлы музыкаль бизәлешне тәэмин итте, ә ахырда тамашачыларны үзенең чыгышы белән сөендерде.

Концерт программасы бик бай иде. Бөтен кешегә таныш халык җырлары, ретро җырлар да, яңа җырлар да яңгырады.

Зарипова Г. һәм Миннебаева З. башкаруындагы биюләр беркемне дә битараф калдырмады.

Иң актив тамашачылар төрле уеннарда катнашып, призлар алдылар. Авыл халкы һәр чыгышны җылы кабул итте , артистларга кушылып җырлады, ә чара ахырында яхшы кәеф, аралашу мөмкинлеге һәм үзешчән иҗаттан ләззәт алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Бу җәйге кичтә хөкем сөргән җылы һәм ихлас хисләр тамашачыларның да, чыгыш ясаучыларның да йөрәкләрен озак җылытып торачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International