«Кич утыру» — гади күңел ачу чарасы гына түгел, ә татар мәдәниятенең мөһим бер өлеше. Борынгы заманнардан ук мондый очрашуларда халык уеннары уйнаганнар, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, җырлаганнар һәм биегәннәр.
18 июльдә, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан, Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл халкы өчен «Кич утыру» фольклор кичәсе оештырдылар. Чара халкыбызның милли гореф-гадәтләре һәм йолалары, шулай ук кич утыруларның иң яраткан өлеше — халык җырларын башкару турындагы сөйләшү белән башланып китте. Борынгы заманнарда ук кешеләр җырдан аерылмаганнар: кайгыда да, шатлыкта да, эштә дә, ял иткәндә дә төрле җырлар башкарганнар, шуннан күңелләр ачылып киткән. Чарада катнашучылар зур теләк белән татар халык җырларын башкардылар, күңел ачтылар, яшьлек елларын искә алдылар, биеделәр.
Аннары «Йөзек салыш», «Мәкаль әйтеш», «Наза», «Капкалы», «Гөлбану», «Зәлидә» кебек милли уеннар уйналды. Кичәдә катнашучылар халык көйләре һәм җырлары гына кешегә шундый зур позитив хисләр бүләк итә алуына инандылар. Бу чара гореф-гадәтләрнең кешеләрне берләштереп, шатлык һәм үзара аңлашу мохите тудыра алуына ачык мисал булды.