14 март көнне Иштуган мәдәният йортында Шекше мәдәният йортының "Луч" театр коллективы (җитәкчесе Л.А. Хисмәтова) тамашачыларга татар драматургы һәм режиссеры Фәнәвил Галиевның "Корт"пьесасы буенча спектакль күрсәтте. Куелыш беркемне дә битараф калдырмады! Беренче минуттан ук тамашачылар үз традицияләре, күнекмәләре, җырлары һәм интригалары булган кечкенә генә авылда бара торган вакыйгалар дулкынына чумды. Комедия, беренче карашка, көндәлек мәшәкатьләр турында сөйли, ләкин алар артында чын тормыш яшеренгән. Үзешчән актерларның уйнавы аеруча игътибарга лаек. Төрле һөнәр ияләре, алар уйнарга гына түгел, ә үз геройларының язмышларын яшәргә, аларның хис-кичерешләрен һәм характерларын тапшырырга өлгерделәр. Тамашачылар комик хәлләрдән көлделәр, геройлар турында кайгырдылар һәм хәтта үзләре дә бу вакыйгаларның ирексез катнашучылары булдылар. «Корт» - гади комедия генә түгел, ә кеше мөнәсәбәтләре, хорафатлар һәм хәтта иң катлаулы ситуацияләрдә дә юмор һәм өмет өчен урын булуы турында уйланырга мәҗбүр итә торган спектакль. Спектакль Саба районы мәдәният учреждениеләре арасында Ттеатр-яктылык һәм нур ул" театр фестивале кысаларында күрсәтелде, актерларның куелышын һәм эшен хөрмәтле жюри бәяләде. Йомгаклау сүзе белән Саба районының мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф. Заһидуллин чыгыш ясады. Иштуган авыл җирлеге башлыгы Д.М. Гайнетдинов чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде.