11 нче март көнне Олы Арташ авыл клубында өстәл уеннары сәгате узды, бу эрудицияне үстерүнең, сүзлек запасын тулыландыруның, логик фикерләүне яхшыртуның, шулай ук буш вакытны күңелле үткәрүнең яхшы ысулы. Әмма иң мөһиме - өстәл уеннары - ул тере аралашу. Мондый уеннарның теләсә кайсысы кызыклы вакыт уздыру, азарт, якты хис-кичерешләр бирә. Бүген өстәл уеннары яңадан популярлык югарылыгында - заман белән бергә атлаучы яңа уеннар барлыкка килә, борынгы уеннар яңара.