8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, бу кешелекнең гүзәл яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул итә торган вакыт...Шушы беренче язгы игелек, яктылык, тормыш һәм мәхәббәт бәйрәменә багышланган " Исеме Ана булган хатын-кызга!" концертын Иштуган мәдәният йорты белгечләре үткәрде .Бистә үзешчәннәре башкаруында яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар яңгырады.Тамашачылар артистларны алкышлар белән сәламләделәр. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Д. М. Гайнетдинов чыгыш ясады. Бөтен бәйрәм хатын-кызларга мәхәббәт белдерү булды, сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Концерт чын мәгънәсендә нәфислек, матурлык һәм зирәклек гимнына әверелде. Бүген бәйрәм чарасында булган һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.