«Чанафест»та катнашу

2026 елның 3 марты, сишәмбе

28 февральдә Байлар Сабасында «Чанафест»креатив чаналар фестивале старт алды. «Чанафест " фестивале-иң якты һәм ординар булмаган чараларның берсе. Бүген фестивальдә катнашучылар үзләренең фантазияләрен һәм креативлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең беренче өлешендә оригиналь чаналар парады , ә икенче өлеше агитбригадалар чыгышыннан торды , анда һәр команда үз иҗатын тәкъдим итте, .Кышкы көн булуга карамастан, үзәк мәйданда катнашучылар һәм тамашачылар хис-кичерешләреннән эссе булды. Иң яхшыларын сайлау җиңел булмады. Барлык катнашучылар да фестивальгә лаеклы әзерләнделәр. Безнең коллектив-Иштуган мәдәният йорты, "Царевна Аккош" һәм "Иштуган матрешкалары" исемле чыгыш ясап, чананы Аккош һәм Матрешка рәвешендә ясады (татар, удмурт, рус халкының милли бизәкләрен кулланып).  Ә агитбригадалар номинациясендә тамашачыларга өч телдә такмаклар тәкъдим иттеләр.Хезмәтебез лаеклы бәяләнде, шуның нәтиҗәсендә без 1 урынны алдык!Оештыручыларга барлык катнашучыларның да кәефе яхшы булган искиткеч бәйрәм өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International