Кич утыру «Чәй эчәбез, әңгәмә алып барабыз»

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Үз вакытында Экзюпери: «Дөньядагы иң зур зиннәт – кеше аралашуының зиннәте», - дип язган. Һәм әгәр сезне чәйгә, чәй эчәргә чакыралар икән, димәк-сезне аралашырга, дусларча әңгәмәгә чакыралар. Кич утыру-безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. «Актив озын гомер» проекты кысаларында 27 февральдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Чәй эчәбез, әңгәмә алып барабыз»дигән кич утыру  үткәрделәр. Чараны алып баручы кунакларны чәй традициясенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.  Катнашучылар Россиядә чәйнең ничек барлыкка килүе, эчемлекнең файдалы үзлекләре һәм каршы күрсәтмәләре турында белделәр, аны дөрес кайнатырга өйрәнделәр. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй эчкәндә алар балачакларын искә төшерделәр, яшь чакта хезмәт көненнән соң кич утыруларга килүләрен сөйләделәр. Чарада чәй эчеп кенә калмадылар, "чәй" бәйгеләрендә рәхәтләнеп катнаштылар: чәйнең сортларын чиштеләр, чәй турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, шулай ук баянга яраткан җырларын җырладылар. Чара җылы шартларда узды һәм барысына да яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International