Б.Арташ "Чана-фест"

2026 елның 28 феврале, шимбә

Республикабызда башланып киткән  “Күрше-фест” кышкы фестивальне дәвам итеп,бүген, Сабаның үзәк мәйданында Чана- Фест фестивале узды. Әлеге иҗади чаналар бәйгесендә Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи, Язлы Арташ , Олы Арташ авыл клублары мәдәният хезмәткәрләренең " Дуслык" командасы чыгыш ясады. Чанабызны " Мәдәният чанасы" дип исемләү юкка гына түгел. Бөек Тукайның 140 еллыгын һәм халыклар дуслыгын чагылдырган, татар орнаментлары белән бизәлгән чанабыз 3 урынга лаек булды. Бәйрәмгә җыелган халык иҗади чаналарга  сокланып, агитбригада чыгышларын тыңлап, татар халкының тәмле ризыклары белән сыйланып , рәхәтләнеп ял итте. Әлеге чараны матур итеп оештырган район мәдәният йортына һәм бәйрәмдә  катнашучы коллегаларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге чара безгә тәҗрибә   туплау һәм уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International