«Масленица»да катнашу

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

22 февраль көнне Шәмәрдән авылында «Масленица» халык бәйрәме узды. Масленица-борынгы славян бәйрәме, иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе. Ул яз башы һәм өстәлдә алсу коймакларның муллыгы белән ассоциацияләнә. Кагыйдә буларак, май чабу өчен һәр гаиләдә курчак ясаганнар. Масленица курчагы күңелле халык күңел ачуының – кышны озатуның мәҗбүри атрибуты булган. Ул гаиләдә муллык символы һәм торакның куәтле сакчысы була. Иштуган мәдәният йорты белгечләре бәйрәмдә «Халык курчагы»мастер-классы белән катнаштылар. Катнашучылар Масленица курчагын төрле материаллардан: ботаклардан, саламнан, җепләрдән, тукымадан һ. б. ясап була икәнен белделәр.Шулай ук бу курчакларының безнең ата-бабаларыбызның үз йортларын төрле негативлардан саклаганын да белдек.Һәр катнашучы үз куллары белән бик теләп кызыклы эш башкарды. Курчакны ясау мавыктыргыч булып чыкты, һәркайсы үзенчәлекле һәм үз характеры белән килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International