Әңгәмә «Вейпинг.Электрон сигаретлар белән көрәш»

2026 елның 14 феврале, шимбә

Яшьләр арасында «Вейплар»дип аталган электрон сигаретлар зур популярлык казана. Электрон сигаретлар үз тәме һәм исе белән балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы. Күпләр вейпингны куркынычсыз шөгыль дип саный, бигрәк тә никотинсыз сыеклыклар кулланганда.Яшьләргә вейпларның зарары турында хәбәр итү максатыннан 31 январь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Вейпинг.Электрон сигаретлар белән көрәш»дип аталган әңгәмә уздырдылар.Алып баручы чарада катнашучыларга электрон сигаретларның тискәре тәэсире һәм  нәтиҗәләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар электрон сигаретларның бәйлелеккә ярдәм итә һәм сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян китерүен, җитди токсик агуланулар китереп чыгаруын белделәр.Шулай ук балаларга «парения»нең зыяны һәм тискәре нәтиҗәсе турында видео күрсәттеләр.Чара азагында бергәләп кешенең нәрсә куллануы мөһим түгел – гади тәмәке тарту яки вейп, һәрхәлдә бу мавыгу кеше организмына төзәтеп булмаслык зыян китерә дигән нәтиҗәгә килделәр. Җыелганнарның барысына да «Сак булыгыз! Вейп!» дигән буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International