"Күңел ачуларга салкын комачауламый"Яңа ел уен программасы

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

2 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән"Күңел ачуларга салкын комачауламый" дип аталган уен чарасы уздырдылар.Чараның төп максаты: балалар өчен бәйрәм атмосферасы булдыру, төрле яшьтәге балаларны уен эшчәнлегенә җәлеп итү иде.Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 командага бүленде. Беренче команда - "Кар бөртекләре”, икенчесе – “Кар бабайлар".Эстафета  төрле  этаплардан торды: “ Кричалки”,” Змейка”, Итек белән йөгерү” , “Оленьи упряжки” ,"Боулинг”,”Кемдә кар  күбрәк", “Эзләреңне  себер”,кышкы темага табышмаклар чишү.Балалар эстафетада актив катнаштылар.Эстафетаны үткәрүдә ярыш мизгелләре булуга карамастан, чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International