"Иң яхшы Яңа ел бизәлеше - 2025" район конкурсында Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе 1 урын яулады.Яңа елга мәдәният йортын бизәүдә ярдәм иткәннәре өчен учреждениебез хезмәткәрләренә һәм белгечләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең иҗади осталыгыгыз, энтузиазм һәм тугрылыгыгыз бәйрәмчә бизәлешне искиткеч итте. Сезнең хезмәтегез һәм энергиягез нәтиҗәсендә мәдәният йорты шатлык һәм бәйрәм рухы белән тулы тылсымлы урынга әйләнде.