31 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә "Исәнме, Яңа ел!»бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Гайнутдинов Д.М. котлау сүзләре белән башланып китте.Чара “Бремен музыкантларының”театраль тамашасыннан башланды. Бәйрәм атмосферасына бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар кызы, Ел символы Ат тылсым китерделәр.Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасы бу кичәдә булган һәркемгә яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе атмосферасын булдырырга мөмкинлек бирде. Катнашучылар үз номерлары белән шатландырдылар: җырлар, кызыклы күренешләр,биюләр.Кичә кызыклы һәм күңелле конкурслар белән дәвам итте. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.