Концерт

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Буген, 2 нче декабрь көнне, Олы Арташ авылы клубында Кибәче авыл җирлеге «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, «Хәтер китабы»на төренеп»дип исемләнгән концерт куйдылар. Концерт патриотик рухтагы җыр, шигырь, бию һәм композицияләр белән баетылган иде. Тамашачылар һәр иҗат номерын җылы алкышларга күмделәр. Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетлэрне дә1 минут  тынлык белән искә  алдылар. Сугышлар бетеп егетләребез туган якларына исән сау әйләнеп кайтсыннар. Дөньяда тынычлык урнашсын иде Югары дәрәҗәдә үткән концертка үзләреннән зур өлеш керткән оештыручыларга, артистларга Олы рэхмэтебезне житкерэбез. Аларга нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International