5 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында, авыл китапханәсе һәм Чәбья- Чүрчи авыл клублары берлектә мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен" Күңел җылысы" дигән исем астында очрашу кичәсе үткәрделәр. Кичәбезне авылыбызның имам хатыйбы Мансур мулла дога укып башлап җибәрде.Һәрбер кешенең , бу дөньяга нинди булып тууына карамастан, бәхеткә лаек булуы турында сөйләде.Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата һәркемнең күңелендә яхшы мөнәсәбәт, җылылык, игелек булырга тиешлеген ассызыклады. Аннары сүз Олы Нырты авыл җирлеге буенча инвалидлар җәмгыяте рәисе Галимов Илгизәр абыйга бирелде."Сезне якыннарыгызның кайгыртуы чолгап алсын, сезнең өчен кояш яктыртсын, ә гаиләләрдә үзара аңлашу, җылы хисләр һәм чиксез мәхәббәт яшәсен. Сезгә якты мизгелләр, якты вакыйгалар, яхшы кәеф һәм оптимизм телибез!" диде.Очрашуга килүчеләр, матур концерт карап,чәй табыны артында ял иттеләр. Кыш бабай белән Кар Кызы аларга тагын да яхшы кәеф бүләк итте. Бергәләп җырлап, биеп күңел ачтылар. Үз чиратында Кыш бабайда күчтәнәчләрен өләшеп, кәефләрне күтәрде. Әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән сөт җыючы Гаянов Наил һәм Илхамияләр гаиләсенә, авылыбыз мулласы Мансур абыйга чиксез зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.