19 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Россия халыкларының Россия Федерациясендә бердәмлеге елына багышланган «Единая Россия – единая семья» исемле танып-белү сәгате узды. Быел без Россия Федерациясе территориясендә яшәүче күп халыкларны берләштерүче бердәмлекнең мөһимлеген билгеләп үтәбез. Чарада мәдәниятләрнең, традицияләрнең һәм телләрнең күптөрлелеге илебезне уникаль итүе турында сөйләштеләр. Шулай ук бер-берсен хөрмәт итеп һәм ярдәм итеп, бу күптөрлелекне саклау һәм арттыруның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Катнашучылар халыклар арасындагы бердәмлек һәм дуслыкның үзләре өчен нәрсә аңлатуы турында үз тарихлары белән уртаклаша алдылар. Төрле мәдәният вәкилләрен чакырдылар, алар үзләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, милли киемнәрен күрсәттеләр һәм үз ашларының рецептлары белән уртаклаштылар. Ахырда милли татар биюен башкардылар.