13 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Йөрәктә яшьлек җырласын»дигән ял кичәсе үткәрделәр.Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чараны җылы һәм уңайлы шартларда кайнар хуш исле чәй эчеп башладылар. Чара дәвамында җылы сүзләр, җырлар һәм шигъри юллар яңгырады, катнашучылар аларны рәхәтләнеп тыңладылар һәм җырладылар. Кунаклар конкурсларда, викториналарда, шаян уеннарда катнаштылар. Ә дәртле музыка һәм биюләрсез нинди кич утыру булсын ди? Чарада катнашучылар традициядән чигенмәделәр. Алар хор белән халык җырларын җырладылар, алардан башка бер генә табын да булмый. Авыруларын онытып, рәхәтләнеп һәм дәртләнеп биеделәр. Чарадагы һәммә кешедә нинди бәхетле йөзләр, көләч күзләр бар иде! Безнең өлкәннәр никадәр яшь һәм актив! Алар тирә-юньдәгеләр белән яхшылыкларын һәм күңел ачуларын ничек уртаклаша беләләр! Тәрәзә артында салкын, ә бүлмәдә – уңайлы һәм җылы иде. Очрашу шатлыгыннан, кичә кунакларының ихлас күңелдән игелегеннән җылы. Бу көнне авылдашлар күңелле компаниядән ләззәт ала, социаль элемтәләрне ныгыта һәм уңай хис-кичерешләр туплый алдылар, бу авыл җәмәгатьчелегендә бердәмлекне һәм тормыш тонусын саклап калу өчен бик мөһим.