«Стоп – спайс» дип аталган мәгълүмати сәгать

2025 елның 5 октябре, якшәмбе

4 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Стоп – спайс» дип  аталган мәгълүмати  сәгать уздырдылар. Әлеге чараның максаты: тәмәке катнашмаларының кешегә тискәре йогынтысын күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау, тәмәке катнашмаларына авыртулы бәйлелекнең сәбәпләрен ачу; бу зарарлы гадәтнең кешегә нәтиҗәләрен күрсәтү; сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләрен аңлауга китерү.Сәнгать җитәкчесе спайсларның зыяны, аларның кеше организмына һәм психикасына зарарлы тәэсире турында җентекләп сөйләде. Шулай ук ул яшүсмерләрнең игътибарын спайслар куллануның маҗара буларак башлануына, авыру буларак дәвам итүенә һәм тормыш һәлакәте буларак тәмамлануына юнәлтте. Очрашу барышында спайсның кеше организмына нинди йогынты ясавы, бәйлелекнең ничек үсүе, спайсның нәрсә булуы турындагы сораулар күтәрелде. Алып баручы " Пристрастия, уносящие жизнь "тематикасы белән квилт макетын әзерләде. Катнашучылар арасында " Спайс-агумы әллә тәмләткечме?"  дип аталган сорау уздырылды. Катнашучылар спайс - ул агу дигән нәтиҗәгә килделәр. Яшьләр наркотикларга каршы-ул сүзләр генә түгел, бу хәзерге яшьләрнең девизы. Алар сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм физик активлык өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International