24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында "ТР удмуртларның милли-мәдәни автономиясе" ярдәмендә "Музыка,бию һәм сөйләм:балаларны үстерүгә комплекслы якын килү"дип аталган семинар узды.Семинарда Удмуртия Республикасы мәдәният көллияте укытучысы Бегишев Михаил Ильич «Мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар белән дикция өстендә эш» дигән мастер-класс үткәрде.Ижау шәһәренең Республика халык иҗаты йортының халык иҗаты методикасы бүлегенең хореография жанры буенча белгече Короткина Елизавета Николаевна удмурт халык биюе буенча мастер-класс үткәрде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Совет әгъзасы, «Русская песня» халык хоры һәм «Славянские узоры» халык ансамбле җитәкчесе Измайлова Светлана Владимировна «Кече мәктәп яшендәге балаларда вокаль-хор күнекмәләрен үстерү: методик алымнар һәм гамәли киңәшләр»дигән мастер-класс үткәрде.Иштуган мәдәният йорты белгечләре Гайнетдинова М.Т.,Гайнетдинова Г.Х.,"Тюрагай" фольклор коллективы катнашучысы Никитина Н.В. әлеге семинарда катнашып,сертификатлар алдылар.Җитәкчеләребезгә әлеге чарада катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.