«Сәламәтлеккә 1000 киңәш»дигән мәгълүмати-танып белү әңгәмәсе

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Тулы канлы тормыш белән яшәү, аның һәр мизгеленнән ләззәт алу өчен сәламәт булу бик мөһим. Сәламәтлек дөрес туклану, даими физик күнегүләр, гигиена үтәү нәтиҗәсе булып тора. Стресс белән нәтиҗәле идарә итү сәламәтлекне саклауда мөһим фактор булып тора. Бәхет һәм тормышка уңай мөнәсәбәт-шулай ук сәламәтлекне саклауда бик абруйлы факторлар.  Соңгы вакытта шулкадәр популяр булган сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм физик йөкләнешләрдән дә зуррак.20 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Сәламәтлеккә 1000 киңәш»дигән мәгълүмати-танып белү әңгәмәсе үткәрделәр. Очрашуга бистә фельдшеры Адилә Башарованы чакырдылар.   Очрашу дустанә шартларда узды. Медицина хезмәткәре белән очрашуга урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар чакырылган иде. Чара барышында ул сәламәтлекнең кыйммәте, аны сакларга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган факторлар, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту ысуллары турында сөйләштеләр. Гриппны профилактикалау һәм авырудан соң үз - үзен тотышы һәм мөмкин булган нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.  Катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм тормыш озын, актив һәм бәхетле булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Гипертонияне профилактикалау мәсьәләләренә дә кагылдылар. Тематик сәгатьтә катнашучылар инсульттан соң үз-үзеңне тоту, диета, төрле авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен нәтиҗәле препаратлар һ. б. турында күп сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International