«Әгәр сездән ришвәт таләп итәләр икән»белешмәлекләрен тарату

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Коррупция - ул җитди җинаять, ул бөтен җәмгыятьнең социаль-икътисадый үсешен какшата, дәүләт институтларына ышанычны киметә һәм гражданнар өчен тигез булмаган шартлар тудыра.Коррупциягә игътибарны җәлеп итү максатыннан  19 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән мәгълүмати акция оештырды. Бу көнне халыкка мөһим мәгълүмат булган буклет-белешмәләр таратылды: әгәр сездән ришвәт таләп итсәләр, нишләргә?Ришвәтләрнең нинди төрләре бар?Ришвәт биргән һәм алган өчен нинди җәза чаралары каралган?Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә һәм янап куркыту фактларын ничек дөрес теркәп куярга.Акция халык арасында зур кызыксыну уятты. Күп кенә кеше билгеләп үткәнчә, мондый чаралар үз хокукларын һәм коррупция гамәлләреннән саклану ысулларын яхшырак аңларга ярдәм итә. Оештыручылар коррупциягә каршы көрәшнең уртак эш булуын ассызыкладылар,гражданнарны уяулык һәм җаваплылык күрсәтергә өндәделәр.Мондый инициативалар хокукый грамоталылыкны арттыруга һәм җәмгыятьтә коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә. Иштуган мәдәният йорты даими рәвештә агарту чаралары уздырып, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International