Үз Ватаныңның тарихын белү кешене рухи яктан баета. Бик күп тикшеренүләр үткәрелгән, шактый китаплар язылган. Ләкин барыннан да бигрәк авыл халкы даирәсендәге тарих турында сөйләшү кызыклы. 24 сентябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсе һәм Чабья-Чүрчи авыл клубы хезмәткәрләре «Туган ягыбызның тарихы битләре»исемле телдән журнал үткәрделәр. Чараны оештыручылар атаклы якташлар, биналар, урамнар, биредә элек нинди халык яшәгән һәм нәрсә белән шөгыльләнгән, туган авылның ничек барлыкка килүе һәм аңа кем нигез салганлыгы турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар авыл клубының туган якны өйрәнү альбомнары белән таныштылар. Чарага туган як тарихының якты битләрен ачучы китапханә фондындагы туган якны өйрәнү буенча басмалар белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.