«Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр»

2026 елның 3 марты, сишәмбе

3 март көнне Эзмә мәдәният йортында гражданнар оборонасы көненә багышланган «Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр» дигән чара булып узды. Чарада Саба районы буенча гражданнар оборонасы буенча әйдәүче белгеч Тимергалиева Ландыш Рушановна катнашты. Укучылар белән нинди хәбәр итү сигналлары булырга мөмкин, аларны кайда ишетергә мөмкин, һәркайсында нинди гамәлләр кылырга, гадәттән тыш хәлләр булганда ничек эвакуацияләнергә һәм табибка кадәр беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнлеге турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында нинди гамәлләр кылырга кирәклеге темасы яктыртылды. Мондый чараларның максаты-халыкны уяу булырга, тәҗрибә бирергә һәм килеп туган шартларда паникасыз эш итәргә өйрәтү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International