Чарада катнашу

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

2025 елның 7 сентябрендә – Казан шәһәренең «Елмай» балалар паркында «Уен фест-2025» зур гаилә бәйрәме кысаларында «Уен фест " V төбәкара фестиваль-конкурсының финалы узды. Татарстанның барлык почмакларыннан килгән командалар борынгы халык уеннарын уйнау буенча ярыштылар.

Фестиваль программасында аниматорлар белән уен зоналары,иҗади мастер-класслар, пленэр эшләде, гала-концерт һәм конкурс финалы оештырылды. Төп сәхнәдә республиканың иң яхшы балалар коллективлары - "Звонкая капель-Моңлы тамчы"республика фестивале җиңүчеләре чыгыш ясады. Саба районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе искиткеч бәйрәмдә катнашты, анда республиканың төрле районнарыннан килгән коллегалар арасында тәҗрибә уртаклашу булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International