“Шалтырат! Син ялгыз түгел!" дип аталган яшьләр ышаныч телефоны турында әңгәмә

2025 елның 31 августы, якшәмбе

Балалар теләсә кайсы яшьтә эмоциональ ярдәмгә ,тәрбиягә мохтаҗ. Кайвакыт тормышта чишелмәслек булып күренгән проблемалар да була, тирән күңел кичерешләре, борчылу, сагыну һәм хәтта өметсезлек тә туа. Авыр тормыш хәлендә калган яшьләргә ярдәм күрсәтүнең мөһим каналы булып Яшьләр Ышаныч Телефоны тора.26 август көнне иштуган мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе яшьләр белән “Шалтырат! Син ялгыз түгел!" дип аталган ышаныч телефоны турында әңгәмә үткәрде. Яшьләр ышаныч телефоны турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.Әңгәмә барышында һәркайсы эләгергә мөмкин булган хәлләр турында фикер алыштылар һәм алардан чыгу юлларын хәл иттеләр.  Бу акция ярдәмендә алар ышаныч телефоны хезмәтендә югары дәрәҗәдәге профессионаллар эшләвен, кемгә һәм ничек ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, әгәр син катлаулы һәм хәл ителмәслек хәлгә эләксәң, нишләргә икәнен аңладылар. Белгечләр тыңларга, аңларга һәм ярдәм итәргә әзер. Ышаныч телефоны-ул дус, ул үз-үзенә ышаныч табарга һәм проблеманы хәл итүдә ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Ә иң мөһиме-бу сер булып калачак дигән ышаныч. Бәлки, бу кем өчендер коткаручы салам бөртеге  булыр да, һәм кемдер үз көченә ышаныч табар һәм үз проблемаларын хәл итәр. Чара  ахырында яшьләр ышаныч телефоны номеры һәм тиешле файдалы мәгълүмат булган листовкалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International