«Бердәмлек байрагы» мәгълүмат дәресе

2025 елның 22 августы, җомга

22 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгече, Россия флагы көненә багышланган «Бердәмлек байрагы» дигән мәгълүмат дәресе үткәрде. Чара башында тантаналы рәвештә Россия гимны яңгырады, балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм җырладылар. Алып баручы чарада катнашучыларны флагның барлыкка килү һәм раслану тарихы белән, ак, зәңгәр, кызыл төсләр нәрсә аңлата, дәүләт флаглары кайчан һәм кайда эленүе белән таныштырды. Аннары Хокукый викторина уздырды, шулай ук балалар рәхәтләнеп табышмакларны чиштеләр һәм «Ак, зәңгәр, кызыл» уенын уйнадылар, ул безнең балаларның безнең әләмебез турында яхшы белүләрен күрсәтте. Аннары балалар Россия флагы төсләренә кулланып матрешка бизәделәр.Чарада катнашучыларның барысы да илебез символларына ихтирам белән карый, патриот булып үсә, Ватаныбызны ярата һәм безнең Россия гражданнары булуыбыз белән горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International