1 август көнне Туктарс авыл мәдәният йорты мөдире, Лесхоз һәм Сабабаш авыл клублары белән берлектә, кичке «җәй авылы киче»дигән урам концерты үткәрде. Концерт күңелле, дәртле үтте. Тамашачылар уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды. Концертта авылыбыз үзешчәннәре катнашты. Программада яраткан җырлар, күңелле, дәртле биюләр, шигъри теләкләр яңгырады. Концерт тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы дустанә атмосфера урнашты.