8 август көнне Иштуган мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе «Кулларга-эш , күңелгә бәйрәм»дигән мастер –класс үткәрде. Мастер-класста өлкән буын кешеләре катнашты. Фоамиран брошкасы-үзенчәлекле һәм матур бизәк. Аны теләсә нинди башкаруда да ясап була, ләкин без халык тематикасына(Татар орнаменты) өстенлек бирдек. Алып баручы мастер-класста катнашучыларга фоамиран белән эшләү принциплары турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар, төрле үрнәкләргә карап, әзерләнгән детальләрдән брошь әзерләделәр. Эш барышында алар композиция ясау һәм эшләнмә җыю белән шөгыльләнделәр. Фоамираннан үз кулларың белән эшләнмә ясау бик гади һәм мавыктыргыч. Мастер - класс алып баручысының сизгер җитәкчелегендә барлык катнашучылар да үз куллары белән матур брошка ясадылар. Мастер-классның һәр катнашучысы эксклюзив аксессуар булачак брошка белән өенә кайтып китте.