2 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Без куркынычсыз юл хәрәкәте өчен " акциясе үткәрделәр. Әлеге акция юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Без машиналарны мәдәният йорты янында туктаттык, юл йөрү кагыйдәләрен укыдык, машина йөртүчеләргә белешмәләр тапшырдык һәм тизлек режимын саклауларын, куркынычсызлык каешын эләктерүләрен, җәяүлеләрне үткәрүләрен сорадык. Җәяүлеләр дә читтә калмады. Безне бик яхшы каршы алдылар. Акциядән соң балалар белән викторина сорауларына җавап бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча табышмакларга җавап бирделәр, шифрларны чиштеләр . Уен барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, урам һәм юлларда йөргәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында белемнәрен яхшырттылар. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр фаҗигаләр булмасын өчен юлларда җаваплы булырлар дип өметләнәбез. Акцияне оештыручылар машина йөртүчеләрдән, җәяүлеләрдән һәм балалардан юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарлырак булуларын, билгеләнгән билгеләрне үтәүләрен һәм юлда үзара хөрмәт итү балаларыбызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәген истә тотуларын сорадылар.