Цирк "Браво"

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Цирк — ул балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч урын! Анда һәрвакыт күңелле һәм кызыклы вакыйгалар була.
Клоуннар исә һәрвакыт көлдерә, аларның кызыклы киемнәре һәм шаяртуы балаларны елмайта. Аларның шаяртуы һәм күңелле уеннарында катнашырга һәркемнең теләге була.
Иштуган  мәдәният йортында "Браво" циркы булып узды. Балалар һәрбер чыгышны түземсезлек белән көттеләр. Башта Клоун чыгып балалар белән аралашты аннан фокусник төрледән-төрле кызыклы фокуслары белән балаларны шаккатырды. Соңыннан балаларны питон Альбинос хәм Игуана чыгышы сөендерде, кайсыбер балалар бу җәнлекләрне гомүмән беренче күрүләре шуңа да эмоцияләре эчләренә сыймады. Барлык балаларга да бик охшады! Чөнки Циркка бару — ул дуслар белән күңелле вакыт уздыру, яңа нәрсәләр өйрәнү һәм искиткеч мизгелләр белән бүлешү мөмкинлеге! Цирк — бу чыннан да сихри дөнья!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International