16 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Су уеннары»конкурс - уен программасы үткәрделәр. Су темасына кызыклы уеннар һәм күңелле музыка конкурслары уңай кәеф тудыруга һәм уңай хис-кичерешләр чагылдыруга ярдәм итте. Ярышларда ике команда катнашты. Катнашучыларга 10 этап узарга кирәк иде. Балаларга төрле конкурсларда нәтиҗәләргә ирешүдә кыюлык һәм тырышлык күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Шул ук вакытта тизлек кенә түгел, сакланган су күләме дә исәпкә алынган. Балаларга су белән уйнау бик ошады. Чарадан алар бик зур ләззәт алдылар.