27 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Минем хокукларым һәм бурычларым»дигән эрудит-шоу үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-яшьләрдә хокукый аң һәм хокукый культура нигезләрен формалаштыру. Хокукка ия булу яки хокукка сәләтлелек кеше туганнан соң барлыкка килә. Ә үз хокукларыңны мөстәкыйль гамәлгә ашыру сәләте, икенче төрле әйткәндә, хокукка сәләтлелек 18 яшькә җиткәч тулы күләмдә барлыкка килә. Мәктәптә һәм өйдә яхшы, уңайлы атмосфера булдыру өчен балалар билгеле бер закон һәм Уставларны үтәргә тиеш. Бу балаларның бер коллективта бергә яшәүләрен җиңеләйтәчәк. Ә өйдә ата-аналар һәм балалар арасындагы аңлашуны торгызырга ярдәм итәчәк.