19 июльдә Кукмара районының Нырья авылында традицион XVII Бөтенроссия «Удмуртларның борынгы көйләре «Чакара» фольклор фестивале узды. «Чакара» хәрәкәте ел саен удмурт фольклорының һәм удмуртларның барлык этнографик төркемнәренең традицион рухи мәдәниятенең уникаль үрнәкләрен саклаучы Россия төбәкләренең иң яхшы иҗат коллективларын җыя. Ул удмурт теленең мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Быел 13 төбәктән 80 коллектив игълан ителгән. Күрше республикалардан тыш, Пермь краеннан, Свердловск һәм Төмән өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан иҗат коллективлары килгән иде. Бәйрәм программасы Башкортстан Республикасының "Ми Кизим" (чәчү) удмурт композициясе белән башланып китте. Фестиваль кунакларын Кукмара районы башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Удмуртия Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, Удмуртия Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Юлия Шахтина,
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе рәисе Розалия Нургалиева, Башкортостан Республикасы удмуртлар оешмасы рәисе Людвиг Латыйпов, Удмурт Республикасының "Кама аръягы удмуртлар милли үзәге" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флера Чибышева сәламләде . Иҗат коллективлары удмурт фольклорының һәм барлык удмурт этносларының традицион рухи мәдәниятенең уникаль үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Удмурт телендә борынгы һәм хәзерге җырлар, милли биюләр, халык традицияләрен, йолаларын, уеннарын күрсәтү – болар барысы да төп сәхнәдә кичкә кадәр дәвам итте. Фестиваль уздырыла торган урында Җирле һәм читтән килгән осталар катнашында декоратив-гамәли иҗат һәм сувенирлар күргәзмә-сату эшләде. Фестивальдә Иштуган мәдәният йортының «Тюрагай» удмурт фольклор коллективы катнашты, лауреат Дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.