Олы Арташ авылы клубы янындагы уен спорт мәйданчыгында балалар өчен «Искиткеч җәй!» дигән мавыктыргыч программа узды. Клуб мөдире спорт уеннары уздырды, балалар өчен табышмаклар чишелде. Чарада катнашучылар «Болытлар», «Елмаю», «Зәңгәр вагон» кебек күңелле балалар җырларын башкардылар. Алар бик күп уңай хис-кичерешләр, күңел ачулар һәм шатлык алдылар.