23 июль көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Безнең яшьләр-сәламәт яшәү рәвеше сайлый» спорт – уен программасы үткәрделәр. Бу чара балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, аларның асоциаль тәртипкә тискәре мөнәсәбәтен, үз сәламәтлекләренә, әйләнә-тирә мохит торышына җаваплы мөнәсәбәтен, тулаем тормышка уңай мөнәсәбәтен пропагандалауга һәм алга таба физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә багышланган. Балалар күңелле биюләрдә, мавыктыргыч ярышларда катнаштылар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча кирәкле мәгълүмат алдылар. Катнашучыларның барысы да бик яхшы күтәренке рухка һәм уңай хис-кичерешләр диңгезенә ия булдылар! Яшь буын «сәламәт яшәү рәвеше» сайлый!!!