18 июль көнне КСК"Сабантуй"да массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең өченче Сабантуе узды, анда бөтен Татарстаннан журналистлары җыелды.
Чарага барлыгы 650дән артык кеше катнашты. Журналистларны бәйрәм белән котларга «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм Татарстан Республикасының Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов килде.
Эзмә мәдәният йорты хезмәткәре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, кунакларны үзенең концерт номерлары һәм чыгышлары белән сөендерде.