16 июль көнне, Саба үзәгендә урнашкан "Гаилә" паркында, "Безнең ишегалды" яхшы күршелек, "Җәйге Татарстан" Республика фестивальләре кысаларында мәдәни чара үтте. Чарада өлкәннәр һәм балалар өчен мастер-класслар, сату нокталары эшләде. Әтнә Татар Дәүләт драма театры, Эзмә мәдәният йорты һәм район мәдәният йорты артистлары чыгышы кичәне тагын да ямьләндерде. Чарада мәртәбәле кунаклар:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы, Татарстан Республикасы Дәуләт Советы депутаты Шакиров Данис Фәнис улы, Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы да катнашты.