16 нчы июльдә балалар Олы Арташ авыл клубында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган плакат ясарга булдылар. Плакатка нинди исем бирергә? Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - беркайчан да авырмау дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белү дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - спорт белән шөгыльләнү дигән сүз. Плакатны "Планета сәламәтлеге безнең кулда" дип атарга карар кылдылар.