Б.Арташ Фестиваль "Курше-фест"

2025 елның 15 июле, сишәмбе


15 нче июль көнне кич җитеп, көтү кайтып,кояш баегач, Килдебәк авылы халкы капка төбенә борынгыча итеп кич утырырга җыелды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, бала - чагасы, әби- бабае, апа- абыйлар- барсы да гармун моңына кушылдылар. "Курше- фест" фестивале кысаларында үткәрелгән " Капка төбендә кич утыру" исеме астындагы бу күренеш авыл халкына зур бәйрәм булды. Апалар яшьлекләрен искә төшерделәр, кемнәрдер яулык астыннан яшьләрен чылатты.Олы Арташ авылы клубы мөдире ярдәме белән оешкан  бәйрәм искиткеч дәрәҗәдә узып, алга таба бу йоланы дәвам итәрбез дип сүз куештык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International