«Комплимент - җитди эш»

2025 елның 12 июле, шимбә

12 июль көнне Иштуган авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Комплимент - җитди эш» дигән тематик әңгәмә үткәрде. Программа әңгәмә - уен формасында узды, аның максаты үсеп килүче буында кешеләрдә уңай сыйфатларны күрү, моны яхшы һәм ягымлы формада белдерү күнекмәләрен үстерү, «Комплимент» төшенчәсе нәтиҗәле һәм яхшы аралашуга ярдәм итәме һәм ул ялагайланудан нәрсә белән аерыла икәнен аңларга тырышу иде. Син кешеләр белән дус һәм тату яшисеңме? Син һәрвакыт үзеңә якын итә аласыңмы? Моңа ничек ирешергә? Программа барышында без шул хакта сөйләштек тә, конкрет гамәлләр белән төрле биремнәрне үтәп, сүзләрне расладык. Фикер алышу вакытында катнашучылар кагыйдәләргә үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Программа кызыклы, гыйбрәтле иде. Барысы да үзләре өчен билгеле бер белемнәр алдылар, ниндидер яңа нәрсәләр белделәр, шулай ук күтәренке рух, позитив һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International