Китап белән ял итү-ялның иң файдалы төре. Чөнки китап-ул елның теләсә кайсы урынында һәм теләсә кайсы вакытында, бигрәк тә җәй көне, иң тугры дус. 8 июль көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балаларны табигатьтә «Китаплар саф һавада» дигән китап тотып ял итәргә чакырдылар. Саф һавада балалар табигать серләре артыннан сәяхәткә киттеләр. Алып баручыларның сорауларына җавап бирделәр, кычкырып укыдылар, яраткан әкиятләренең эчтәлеген сөйләделәр, яттан өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр, уку өчен китаплар сайладылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Чарада катнашучылар үзләрен чын эрудитлар һәм китап сөючеләр итеп күрсәттеләр. Балаларга китап тотып ял итү бик ошады!